Татарстан Республикасының РТРС радиотелеүзәге киләсе атнада телерадиотапшыруларның аз көчле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.
17 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр график буенча профилактик эшләр 11 объектта алып барылачак, һәрберсендә бер көн дәвамында 09.00сәгатьтән 15.00 гә кадәр. Объектларда эшләр барган вакытта цифрлы эфир телевидениесе, «ТНВ» ТРК АҖ аналог телевидениесе һәм FM-радиостанцияләр программаларын трансляцияләү туктатылачак.
Профилактик эшләр үткәрү графигын Смотрицифру.рф сайтының "Вакытлыча телерадиоканалларны сүндерү" бүлегендә (https://tatariya.rtrs.ru/tv/breaks/) һәм Телевизор караучы кабинетында (https://online.rtrn.ru/), шулай ук "Телегид" мобиль кушымтасында карап була.