РФ Дәүләт хезмәтләре порталында кече торак пунктларны 2023 елда югары тизлекле мобиль интернетка тоташтыру өчен гомумроссия тавыш бирүенең икенче этабы башланды

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Яше 18 дән арткан һәр татарстанлы сыйфатлы мобиль интернет белән тәэмин итәргә кирәк дип санаган бер авыл торак пункты өчен тавыш бирә ала.

Тавыш бирүдә катнашу өчен гражданга РФ Дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы һәм тавыш бирә торган төбәктә даими теркәлүе кирәк. Шулай ук Россия Федерациясе Цифрлы үсеш министрлыгы адресына кәгазь хат җибәрү мөмкинлеге каралган, анда тулы исеме, теркәлү адресы һәм элемтә үткәрергә кирәк булган торак пунктның исемен күрсәтергә кирәк. Тавыш исәпкә алынсын өчен, министрлыкка 2022 елның 26 ноябреннән дә соңга калмыйча хаткилергә тиеш.

Порталда шулай ук торак пунктны 2022 елда гамәлгә ашырыла торган цифрлы тигезсезлекне бетерү программасының беренче этабына кертү турындагы мәгълүматны тикшерү мөмкинлеге бар.

Тавыш бирү 2022 елның 12 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирүдә 100дән 500 кешегә кадәр яшәгән барлык торак пунктлар катнаша.

2022 елның 26 декабрендә РФ Дәүләт хезмәтләрендә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2023 елда мобиль интернет белән тәэмин ителәчәк Россия Федерациясенең 1800 торак пунктыннан торган исемлек бастырылачак. Татарстан Республикасы буенча 2023 елга 55 торак пунктын тоташтыру планлаштырыла.

Тавыш бирү «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты кысаларында цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы буенча гамәлгә ашырыла.

2030 елга кадәр исәпләнгән федераль программа операторы - «Ростелеком» ГАҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International