Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы «Объясняем.РФ» порталындагы «Помощник Объясняем.рф» чат-ботын эшләтеп җибәрү һәм аңа өлешчә мобилизация турында бүлек өстәү турында хәбәр итә.
Чат-бот аша җибәрелгән барлык сораулар турыдан-туры РФ Оборона министрлыгына тапшырыла, җаваплар чат-ботка оператив рәвештә өстәлә. Чат-бот өлешчә мобилизация кысаларында хәрби комиссариатларда армиягә чакырылудан азат итү өчен исәпкә алыначак законлы нигезләр исемлеге, өлешчә мобилизацияләнергә тиешле гражданнарның сәламәтлек категорияләре исемлеге, повестка тапшыру һәм алу тәртибе турында мәгълүмат бирә.
Чат-бот белешмә мәгълүмат бирә, законсыз мобилизацияләнгән очракта гражданнарга «122» хезмәте кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чат-бот Telegram, Viber һәм ВКонтакте социаль челтәрендә эшли.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы сайтында 2022 елның 30 сентябрендә кабул ителгән «Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлек башкаручы Россия оешмаларын дәүләт аккредитациясе турындагы нигезләмәне раслау турында» гы РФ Хөкүмәте Карары урнаштырылган, аның белән аккредитацияләү һәм өлешчә мобилизацияләү тәртибе мәсьәләләре буенча IT-компанияләр таныша ала. Документ тексты «Документлар» - «Мәгълүмат технологияләре» - «РФ законнары» бүлегендә урнашкан.