Конкурс кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы КФҮ», «Татарстан Республикасы КФҮнең иң яхшы универсаль белгече» һәм «Татарстан Республикасы КФҮ бүлегенең (филиалының) иң яхшы җитәкчесе»номинацияләре каралган.
Конкурсның максаты - производство күрсәткечләре югары булган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче, мөрәҗәгать итүчеләр өчен уңайлы шартлар һәм техник җиһазландырылуы сыйфатлы булган үзәкләрне ачыклау.
Конкурста күп функцияле үзәкләр һәм хезмәткәрләр (эшли башлау срогы - ярты елдан да ким булмаган) катнаша ала. Гаризалар өч категориядә карала - кече, урта һәм эре шәһәрләр күп функцияле үзәкләре.
«КФҮнең иң яхшы филиалы җитәкчесе» офиста оештырылган эшенең нәтиҗәлелеге, яңа алымнарны гамәлгә кертү һәм коллективта корпоратив культура дәрәҗәсе буенча билгеләнәчәк.
«Иң яхшы универсаль белгеч» номинациясендә катнашучыларга ике конкурс этабын узарга туры киләчәк. Сайлап алу өлеше барышында анкеталар, видеопрезентацияләр каралачак, әңгәмә һәм катнашучыларның норматив-хокукый базаны белүләренә тестлар узачаклар. Икенче этап эксперт комиссиясе әгъзалары белән әңгәмә рәвешендә узачак, аның составына ДБУ КФҮ, дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министрлыгы, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә вәкилләре керәчәк. Әңгәмә вакытында катнашучылар теоретик әзерлек дәрәҗәсен, профессиональлекне, үз эшләре белән бәйле вәзгыятьләрдә хәл итү юлларын таба белүләрен күрсәтә алачаклар.
Конкурска гаризалар 5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.