Tatarstan Future яңа цифрлы чынбарлык фестивале белем бирү программасын игълан итте

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

30 августта Казанда ТР Цифрлы үсеш министрлыгыннан яңа цифрлы чынбарлык фестивале узачак. Белем бирү программасы кысаларында Меңьеллык паркының берничә мәйданчыгында лекцияләр, опен-токлар һәм Q&A-сессияләр узачак.

Фестивальнең төп сәхнәсендә YouTube-блогер һәм «Пушка» музыкаль трек авторы Влад Кобяков чыгыш ясаячак. Ул кунакларның сорауларына җавап бирәчәк һәм заманча технологияләр аңа контент булдырырга ничек ярдәм итүе турында сөйләячәк. 

Белем бирү зонасын «Яндекс» стратегик маркетинг буенча директоры һәм машина аша белем бирү буенча эксперт Андрей Себрант ачачак. Ул  метагаләмнәр турында лекция укыячак, ә фитнес-блогер һәм «Геройлар лигасы» проектының амбассадоры Алексей Столяров спорт һәм технологияләрнең үзара бәйләнеше турында сөйләячәк һәм сорауларга җавап бирәчәк.

Шулай ук лекторийда Kuflex студиясенең продюсеры һәм нигез салучысы Ксения Ляшенко, VR-һәм NFT-рәссам Олеся Довлатова VR-контентның киләчәге турында сөйләячәк, ә future studies эксперты һәм Сингулярлык университетының Россия вәкиллегенә нигез салучысы «Ясалма интеллект VS рәссам. Генератив нейрочелтәр — автор яки көндәшче?». Фестивальдә «Баш миебез телләрне ничек өйрәнә? Һәм бу эштә аңа нинди белем бирү продуктлары булыша?» лекциясен биолог, биоинформатика укытучысы, молекуляр һәм теоретик биология мәктәбендә ментор Айгөл Насыйбуллина укыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International