«Наше время – Безнең заман» Татарстан Республикасы эшче иҗади яшьләренең X ачык республика фестивале башланды

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Татарстанда фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан бирле уза, дәүләт социаль әһәмияткә ия проект булып тора һәм аның коммерциячел максатлары юк. Фестиваль ЮНЕСКО канаты астында үткәрелә.

Фестивальнең максаты - кадрларның яңа буынын формалаштыру, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен ачыклау.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.02.2022 №161-р күрсәтмәсе нигезендә, фестивальнең зональ турлары 2022 елның сентябреннән октябренә кадәр узачак, Әлмәт, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә өч зональ сайлап алу этабын, Суперфиналны һәм гала-концертны үз эченә алачаклар – 2022 елның ноябрендә Казан шәһәрендә уздырыла.

Фестиваль турында нигезләмә һәм барлык кирәкле мәгълүмат Фестиваль сайтында урнаштырылган - www.bzzm.ru.  

Фестивальдә катнашу өчен 2022 елның 15 сентябренә кадәр гариза бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International