Чаллыда ясалма интеллект буенча чемпионат ачылды

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

28 июльдә "Цифрлы алга китеш. Сезон: ясалма интеллект"  – "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы проектларының берсе ачылды. Ай дәвамында бөтен илдән килгән катнашучылар атарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгыннан рәсемнәрдәге объектларны ачыклау һәм деперсонализацияләү моделен эшләү бурычын хәл итәчәкләр.

Ачылышта катнашучыларга кереш сүзе белән «Россия — мөмкинлекләр иле» генераль директоры урынбасары Антон Сериков мөрәҗәгать итте: «Татарстан Республикасы - безнең платформа, безнең цифрлы проектлар өчен, беренче чиратта - «Цифрлы алга китеш» проекты өчен әһәмиятле төбәк. Бүген без проектның сигезенче региональ чемпионатын эшләтеп җибәрәбез. Бу чемпионатка 44 регионнан 247 катнашучы теркәлгән. Шуларның 82се Татарстан Республикасыннан. Конкурсантлар өчен куелган бурыч бигрәк тә кызыклы һәм актуаль. Шәхси мәгълүматларның башка кулларга эләгүе проблемага әверелә. Аерым алганда, түләү мәгълүматларын мошенниклар популяр платформалар һәм порталлар кулланучыларга каршы кулланыла ала. Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы сигезенче чемпионатта катнашучылар өчен шәхесләрнең, силуэтларның һәм автомобиль номерларының сурәтләрен деперсонализацияләү өчен саклау һәм куллану модельләрен эшләргә тәкъдим итә. Берничә ай элек кенә без Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек турында килешү имзаладык һәм монда берничә зур чара уздырырга планлаштырабыз. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка кунакчыллык һәм Россия ясалма интеллект җәмгыятен үстерүдә ярдәм итүе өчен, шулай ук Татарстан Республикасы цифрлы үсеше министры Айрат Ринатович Хәйруллинга безнең катнашучылар өчен ведомство тарафыннан кызыклы бурычлар куйганы өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә».

Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев фикеренчә, "гражданнарның тормышын ясалма интеллект ярдәмендә уңайлырак итү, аерым алганда видемәгълүматларны анализлап, – мөһим максат, әмма шул ук вакытта шәхси тормышның кагылгысызлыгын һәм шәхси мәгълүматларның сакланышын тәэмин итү дә мөһим. Безнең кейс нәкъ менә шундый бурычка юнәлдерелгән дә инде".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International