Алабуга һәм Баулының яшь фотографлары МТС онлайн-лагере бәйгесенең махсус призларын яуладылар

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

МТС фотографиягә багышланган «Поколение М» проекты кысаларында җәйге онлайн-лагерьның икенче сменасына нәтиҗәләр ясады. Бөтен Россиядән талантлы балалар арасыннан сайлап алынган җиңүчеләр арасында махсус призларны Баулыдан Аделина Саттарова һәм Алабугадан Румия Якупова алды.

Йолдызлы жюри сайлап алган лагерь конкурсларында җиңүчеләр Мәскәүдә һәм миллионлы шәһәрләрдә узачак чараларга чакыру ала. Иң актив катнашучылар өчен оештыручылар фирма гаджетлары һәм «Поколение М» мерчлары әзерләгән. Онлайн-лагерь сменасы тәмамлангач, балаларның барлык эшләре «Поколение М» проекты сайтына йөкләнә, анда төп иҗади конкурсларда катнаша һәм стажировкага бару, йолдызлардан шәхси мастер-класслар узу һәм башка файдалы бүләкләр оту мөмкинлеге ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International