Цифрлаштыру елында Татарстанда "ТР Дәүләт хезмәтләре" банк картасы буенча сатып алуларга өстәмә кэшбэк бирелә башлады.
Кэшбэк 10% күләмендә теләсә нинди товарлар һәм хезмәтләр өчен өч ай дәвамында исәпләнә.
"ТР Дәүләт хезмәтләре" картасы шулай ук коммуналь хезмәтләр, салымнар, штрафлар һәм башка хезмәтләрне «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында яки Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында комиссиясез түләргә мөмкинлек бирә.