10 августка кадәр профильле компанияләр хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, колледжлар һәм югары уку йортлары студентлары DigitalSkills 2022 мәгълүмати технологияләр өлкәсендә IV тармак чемпионатында катнашуга гаризалар бирә алалар.
Чемпионат 21-24 сентябрьдә Казанда Kazan Digital Week 2022 халыкара форумы кысаларында Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгы ярдәме белән узачак.
"Цифрлы трансформация илнең илкүләм максатларының берсе буларак Президент тарафыннан билгеләнгән. Нәкъ менә шундый чемпионатларда балалар үз осталыкларын гына күрсәтеп калмыйча, дәүләт һәм бизнес өчен аеруча уникаль карарлар булдырып, технологик суверенитетка һәм икътисади куркынычсызлыкка ирешүгә үз өлешләрен кертә алалар. Яшь кешеләрнең эшләнмәләре һәм чишелешләре, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгатьтән алып, социаль өлкә һәм экологиягә кадәр, икътисадның алдынгы тармаклары компанияләре тарафыннан уңышлы гамәлгә кертелгән һәм кулланыла. Узган ел Россиянең 29 регионыннан 300 гә якын катнашучы килгән иде. Дәүләт тарафыннан ИТ-тармак өчен бүген булдырыла торган мөмкинлекләрне исәпкә алып, быел алар күбрәк булыр дип өметләнәбез", – диде вице-премьер Дмитрий Чернышенко.
Быел 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучылар 30 компетенция буенча ярышачаклар.
Ярышларда катнашучылар һәм кунаклар өчен экскурсияләр, һөнәри юнәлеш бирүче интерактив стендлар һәм Try-a-Skill форматында һөнәр белән танышу зоналары оештырылачак.
«2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Республикада цифрлы инфраструктура булдыру буенча да, тиешле кадрлар әзерләү буенча да зур эш алып барыла. Барлык тармакларда да ИТ-белгечләргә ихтыяҗ элеккечә бик зур. Шуңа күрә без Digital Skills кебек тармак чемпионатларын үткәрүгә иң җитди игътибар бирәбез. Ул Татарстанда дүртенче тапкыр узачак. Безнең өчен бу гамәли файдага ия, чөнки анда катнашучылар яңа карарлар эшлиләр һәм тәкъдим итәләр, ә иң мөһиме яңа заказчылар һәм эш бирүчеләр табу мөмкинлеге бар», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Конкурсантларны Һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгының сертификацияләнгән эксперт төркеме бәяләячәк. Аңа мәгариф системасының 300 дән артык вәкиле, эш бирүче компанияләр һәм ИТ-предприятиеләр керә, алар, шул исәптән, икътисадның агымдагы таләпләре буенча биремнәр эшли.
Катнашучы булырга һәм шартлар турында күбрәк сатта белергә мөмкин: https://worldskills.ru/digitalskills-2022.html