2022 елның 21-24 сентябрендә Казанда KAZAN DIGITAL WEEK-2022 халыкара форумы узачак

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында KAZAN DIGITAL WEEK халыкара форумы узачак.

Форумның максаты - Россия Федерациясенең фәнни-технологик һәм социаль-икътисади үсешен туктатырга тиешле санкцияләргә Россия төбәкләренең җавабы буларак күзаллана торган 2022 елның үзәк конгресс-күргәзмә вакыйгасы булу.

KDW-2022 тематик юнәлешләре:

  • Интеллектуаль транспорт системалары;
  • Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр;
  • 4.0 Цифрлы индустриясе;
  • Яңа заман киберкуркынычсызлыгы;
  • Финтех экосистемасы;
  • Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;
  • Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;
  • Мәгарифтә цифрлы технологияләр;
  • Мәдәнияттә цифрлы технологияләр ;
  • Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр.

Форумда катнашу өчен цифрлы технологияләр, программа белән тәэмин итү һәм югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International