Россиядә автомобиль сату-алу буенча электрон сервис эшли башлады

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Автомобиль хуҗалары өчен сервис Дәүләт хезмәтләре порталында эшли. Хәзер машинаны сату турындагы килешүне тулысынча онлайн рәвештә имзаларга була, шул ук вакытта ул кәгазьдә имзаланган юридик әһәмияткә ия булачак.

Сервисны куллану өчен мәҗбүри шартлар:

  • Сатучы һәм сатып алучы 18 яшьтән өлкәнрәк булырга һәм РФ Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмаларына ия булырга тиешләр.
  • Килешүдә катнашучыларның икесенең дә телефоннарында «Госсключ» кушымтасы булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International