Казан телебашнясы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан яктыртылачак

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

8 июльдә (21.00 дән 23.00 гә кадәр) Казан телебашнясы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлаучы  архитектура-сәнгать яктылыгын кабызачак.

Бу көнне Воронеж, Түбән Новгород, Ростов-на-дону, Самара, Саранск, Чиләбедә һәм башка шәһәрләрдә РТРС телебашнялары бәйрәм утлары белән балкый.

Мәскәүдә төннә һәм көн дәвамында Останкино манарасы медиафасадында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән» дигән тематик видеоролик һәм бәйрәм символы — ак ромашкалар күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International