6 июльдән Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталында 1 сыйныфка язылуның икенче этабы старт алды. Ул мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәгән кешеләр балаларына исәпләнгән. Баланы, буш урыннар булса, мәктәпкә укырга алалар.
Кем гариза бирә ала
Ата-аналар яки баланың законлы вәкилләре.
Сроклары
2022 елның 6 июленнән 5 сентябрьгә кадәр.
Ничек гариза бирергә
Әлеге дәүләт хезмәте тулысынча цифрлы. Электрон рәвештә бирелгән гариза гомуми белем бирү оешмасына илткән гариза белән бергә каралачак.
Гариза биргәндә барлык документларны беркетергә һәм кабул ителүне көтәргә кирәк.