2022 елның 6 июлендә «Киләчәк Уеннары» оештыру комитеты вәкилләре Татарстан башкаласына беренче инспекция визиты белән килде. Сәфәрнең максаты - 2024 елның февралендә беренче технологик турнир үткәрү өчен ареналарны һәм шәһәр инфраструктурасын карау.
Агымдагы елның июнь аенда Петербург халыкара икътисади форумында РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Казанны турнир үткәрү хокукына конкурста җиңүче дип игълан итте.
"Уеннарга кадәр ел ярым вакыт калды. Һәм барлык ниятләрне гамәлгә ашыру өчен безгә барлык юнәлешләр буенча да эш процессларын актив башлап җибәрергә кирәк. Бездә 16 гибрид дисциплина буенча ярышлар узачак, шәһәрдә әзер спорт инфраструктурасы булса да, тамашачылар өчен матур булсын һәм шул ук вакытта спортчылар һәм кунаклар өчен уңайлы булсын өчен, дисциплиналарны урынга туры китерү — бу җитди бурыч. Казан командасы халыкара дәрәҗәдәге чараларны оештыру буенча зур тәҗрибә туплаган, шуңа күрә без бер дулкында", - диде «Киләчәк Уеннары» проекты җитәкчесе Игорь Столяров.
Инспекция визитының ике көнендә делегация шәһәрнең берничә мәйданчыгында булачак, алар - «Казан Экспо», «Баскет-холл», «Спорт сарае», «Татнефть Арена», «Пирамида», «Ак Барс Арена», Универсиада Авылы. Аерым эшлекле очрашу Иннополис Университетында узачак.
"Киләчәк Уеннары дисциплиналары - ул, чыннан да, безнең киләчәк, ул бүген спортны технологияләр ничек үзгәртүен күрсәтә. Уеннарның форматы киберспорт, робототехника, виртуаль чынбарлыкта һәм ясалма интеллект өлкәсендә соңгы эшләнмәләрне куллануны күздә тота. Уеннар безнең ИТ-индустрияне, шул исәптән хәрәкәтне үстерү өчен этәргеч бирәчәк һәм халык арасында яңа технологияләрне популярлаштыруга ярдәм итәчәк", - дип шәрехләде вакыйганы Татарстан цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.
"Без «Киләчәк Уеннары» проектына зур өмет белән карыйбыз. Чөнки, бер яктан, Казан — бик спорт яратучы шәһәр, икенче яктан — хәзер Татарстанда Цифрлаштыру елы бара. «Киләчәк Уеннары» форматы спортны да, технологик яктан да, IT, мәгариф юнәлешләрен дә үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Турнирның технологик форматы безгә берничә елга алга бу юнәлештә өстәмә этәргеч бирер дип өметләнәбез", — дип белдерде ТР спорт министры Владимир Леонов.