Цифрлаштыру елында Казанда ИТ-парк кубогына спорт indoor-ориентлашу буенча ярышлар узачак

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

10 июльдә барлык теләүчеләр Казан ИТ-паркында узачак спорт ориентлашуы ярышларына кушыла ала. Яңа уенчылар өчен мастер-класс үткәреләчәк.

Чара Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы, ИТ-парк һәм республикада Цифрлаштыру елы кысаларында Спорт ориентлашуы федерациясе тарафыннан үткәрелә.

Ярышларга теләгән һәркем түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин 
https://orgeo.ru/event/registration/22968

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International