Колледжларга гаризалар кабул итү буенча сервис РФ Дәүләт хезмәтләрендә эшли башлады һәм аны бары расланган теркәлү язмалары булган кулланучылар гына куллана ала.
Документларны 15 августка кадәр тапшырырга мөмкин. Буш урыннар калса, документлар 25 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Гаризалар бары тик көндезге уку формасына гына кабул ителә. Моны абитуриент үзе генә эшли ала.
Гариза биргәннән соң, шәхси кабинетбарлык этаплары, өстәмә керү сынаулары үткәрү датасы һәм аларның нәтиҗәләре турында мәгълүмат киләчәк. Һәр сайлап алынган белгечлек буенча конкурс исемлекләрен күзәтеп булачак.