Айрат Хәйруллин Лениногорск районында Сабантуйда булды

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Лениногорскта Сабантуй милли бәйрәмен билгеләп үттеләр: концерт һәм уен мәйданчыклары, милли ишегаллары һәм сәүдә рәтләре эшләде.

Бәйрәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына һәм Россия көненә багышланган «Кунакчыл Сабан туе берләштерә» театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.

Бәйрәмне ачу тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов Сабантуйның милли гореф-гадәтләрне саклауның ачык мисалы булуын, төрле яшьтәге, төрле милләт кешеләрен берләштерүен, буыннарның рухи дәвамчанлыгын тәэмин итүен билгеләп үтте.

Татарстан цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Лениногорск халкына сәламәтлек, иминлек теләде һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.

Ул авыл хуҗалыгы авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын һәм Мактау грамоталарын тапшырды.

Сабантуйның рәсми өлеше Лениногорск районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдынгыларын хөрмәтләү белән дәвам итте. Район башлыгы җитәкчеләргә, районның авыл хуҗалыгы алдынгыларына - механизаторларга, терлекчеләргә бүләкләр тапшырды. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗаларына саву аппаратларына сертификатлар тапшырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International