Айрат Хәйруллин студентлар ИТ-митапында чыгыш ясаячак

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

10 июньдә 16:00 сәгатьтә «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопаркта IT MeetUp узачак, анда Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясаячак.

Чараның төп максаты - яшьләрне инновацияләр темасына ирекле әңгәмә форматында җәлеп итү. Чараның программасы кушымталар эшләүгә, аларның дизайнына һәм алга таба тестлауга багышланган. 

Чараныоештыручы - "Татарстан студенты" суперсервисы. 

Митапның әйдәп баручы партнерлары чыгыш ясый:

  • Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы;
  • «Белем» Россия Җәмгыяте;
  • «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк

Митапның барлык чыгышларын сайтта карарга мөмкин булачак https://student-rt.ru/meetup2, шулай ук «Белем» Россия җәмгыяте платформасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International