ИТ-паркта сәнәгатьне цифрлаштыруга багышланган семинар узды

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Бүген ИТ-парктагы "Кайнау ноктасында" сәнәгатьтә цифрлы карарлар кертүгә багышланган семинар узды. Аны оештыручылар - Татарстан Цифрлыүсеш министрлыгы һәм ИТ-парк.

Чарада Вымпелком компаниясе вәкилләре чыгыш ясады, алар предприятиенең нәтиҗәлелеген арттыручы 4.0 Индустриядә, сәнәгать куркынычсызлыгында, технологик процессларның видеоаналитикасында, энергетиканы цифрлаштыруда һәм башка проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

"Семинар узган ел Вымпелком белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында имзаланган Килешү кысаларында безнең тарафтан оештырылды, - дип билгеләп үтте Татарстанның Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев. — Бүген без сәнәгатьне цифрлаштыру белән генә чикләнмичә, цифрлаштыру өчен үз илебезнең чишелешләрен эшләү һәм гамәлгә кертүгә, кайбер чит ил ИТ-компанияләре базарыннан китүгә бәйле рәвештә технологик аерма мәсьәләләрен хәл итү өчен Татарстан югары уку йортларының фәнни-техник потенциалын җәлеп итү мөмкинлекләре буенча да фикер алышабыз".

«ИТ-парк» ДАУ әйдәп баручы аналитигы Елена Стешина семинарда катнашучыларга грантлар, ташламалы кредитлар һәм КИТык республика программасы турында сөйләде.

«Тикшеренүләр һәм эшләнмәләр агентлыгы» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Коннов Татарстан бизнесының цифрлы өлгергәнлеген тикшерү нәтиҗәләре һәм предприятиеләрне цифрлаштыру планын эшләү буенча тәкъдимнәр белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International