Ата-аналарга балалар өчен ИТ-курслар вариантларын сайладык. Монда сез җиде яшьлек баланы да җибәрә аласыз, һәм аңа бу ошарга тиеш.
ИТ-парк базасында хәзер иң кечкенәләр өчен «ИТ белән танышу» (7+), «ИТда эшкуарлык» (8+), «Программалаштыру телләрен тирәнтен өйрәнү» (11+) сменаларына кабул итү бара.
Һәр көнне балалар өчен 4 сәгать дәрес, шәһәр буенча экскурсияләр, шулай ук иҗади һәм мастер-класслар үткәрелә.
Лагерьда балалар 8:30дан 18:00гә кадәр булачаклар.
Халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында IT-SKILLS мәктәбе базасында шулай ук җәйге сменаларга җыю бара:
1 смена - 27 июнь-10 июль - "Роботлар лигасы",
2 смена - 11 июль-24 июль - "Зирәк эзтабарлар",
3 смена - 25 июль-7 август - "Синтаксис терминаторлары",
4 смена - 8 август -21 август - "Эшләнмәләр амбассадорлары".
Белем бирү юнәлешләре:
Көн тәртибенә иҗади ИТ-лабораторияләрдә дәресләр, саф һавада уеннар, тематик мастер-класслар, иҗади чаралар, 3 тапкыр ашату кертелгән. IT-SKILLSка гаризалар форма аша кабул ителә.
Җәйләрне күңелле һәм файдалы итеп үткәрегез.