«Халыкара компетенцияләр үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә Цифрлаштыру елы һәм техникум оешуга 90 ел тулу кысаларында Интеллектуаль роботлаштырылган системалар буенча республика чемпионаты узды, дип хәбәр итә мәгариф учреждениесе матбугат хезмәте.
Ярышлар «Аттракционнар иҗади проекты» номинацияләрендә узды, анда 6 яшьтән 9 яшькә кадәрге балалар катнаша алды, өлкәнрәкләр «Робо-Сумо» һәм «Траектория буенча хәрәкәт» номинацияләрендә катнаша алды.
Ярышларда 6 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге 70 бала катнашты. Көрәш киеренке булды, чыннан да, лаеклы һәм көчле катнашучылар җиңделәр.
Чара кунаклары өчен интерактив чаралар оештырылды, аларда 40 тан артык бала катнашты: кабель челтәрләре, электроника, график дизайн, видеопроизводство һәм пилотсыз очу аппаратлары.