Июнь аенда республиканың радиотелеүзәкләрендә профилактик эшләр узачак

2022 елның 3 июне, җомга

"Татарстан Республикасы РТРС" РТРС филиалы хәбәр иткәнчә, ремонт-профилактик эшләр үткәрү графигы нигезендә, 2022 елның июнендә филиалның эре объектларында 1 һәм 2 федераль мультиплекс, «ТНВ» ТРК АҖ аналог телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын вакытлыча туктатып тору белән планлы эшләр башкарылачак.

  • Казанда 6-7 июнь көннәрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр («Россия радиосы + Татарстан радиосы», «Маяк», «Вести ФМ», «Наше радио», «Серебряный дождь» радиолары, ЦЭТВ (РТРС-1 һәм РТРС-2)
  • 8-9 июнь көннәрендә 8:00-17:00 («ТНВ», «Россия радиосы + Татарстан радиосы», «Болгар радиосы», ЦЭТВ (РТРС-1 һәм РТРС-2)
  • Шәмәрдән торак пунктында 21-22 июнь көннәрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр (ТНВ», «Россия радиосы + Татарстан радиосы», «Болгар радиосы», ЦЭТВ (РТРС-1 һәм РТРС-2).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International