4 июньдә "МЦК-КТИТС" ДАҺБУ территориясендә техник юнәлештәге Иң яхшы практикалар бөтенроссия фестиваленең төбәк этабы – 6-12 яшьлек балалар өчен интеллектуаль роботлаштырылган системалар буенча республика чемпионаты узачак.
Тамашачылар өчен кызыклы интерактив күңел ачу-белем бирү программасы әзерләнгән. Төрле күңел ачу форматлары, шул исәптән ачык һавада да булачак, дип хәбәр итә техникумның матбугат хезмәте.
Чемпионат турында тулырак мәгълүмат белән чараның рәсми сайтында танышырга мөмкин.