Цифрлы үсеш министрлыгы ИТ-белгечләр өчен льготалы ипотека буенча Дәүләт хезмәтләре порталында белешмә сәхифәсен ачты.
Анда компания ИТ-ипотека шартларына җавап бирүче исемлеккә керәме-юкмы икәнен ИНН яисә исеме буенча табарга, мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган банклар исемлеген карарга, программа шартларын тикшерергә, шулай ук заемчыларга карата таләпләр белән танышырга мөмкин.
Россия цифрлы үсеш министры урынбасары Максим Паршин сүзләренә караганда, 2024 елга кадәр ташламалы ипотека программасыннан кимендә 50 мең белгеч файдалана алачак, кредитларның гомуми суммасы 240 млрд.сум тәшкил итәчәк, ә якын арада миллионнан артык кешесе булган төбәкләр өчен заем акчалары лимитын 18-30 млн. сумга кадәр арттыру планлаштырыла. "Хәзерге вакытта программада 50 дән артык кредит оешмасы катнаша", - дип өстәде Паршин.