"Ростелеком" Россиядә һәм чит илләрдәге имтихан бирү пунктларында Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрүнең төп чорын тикшерү өчен видеокүзәтү системасын әзерләде. Чыгарылыш сынаулары 26 майдан 2 июльгә кадәр РФнең барлык субъектларында, шулай ук 59 илдә илчелекләр, консуллыклар һәм хәрби частьләр базасында чит ил белем бирү оешмаларында 97 пунктта уза. Һәр аудиториядә кимендә ике видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. БДИ-2022дә видеокүзәтү өчен барлыгы 131,5 меңнән артык кеше җәлеп ителәчәк. бу объективлыкны тәэмин итәчәк һәм имтихан тапшыру процессын мөмкин кадәр ачык итәчәк, дип хәбәр итте элемтә операторы матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасында 1455 аудитория, 83 ППЭ һәм 12 бина видеокүзәтү системасы белән җиһазланган. Дәүләт имтиханын үткәрү барышын 2934 күзәтү камерасы күзәтеп торачак.