Цифрлы үсеш министрлыгында тармак оешмаларында коррупциягә каршы көрәш буенча семинар узды

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

25 майда Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгында министрның беренче урынбасары Илья Начвин рәислегендә тармакның ведомство карамагындагы учреждениеләрендә һәм башка оешмаларында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча семинар узды.

Семинар барышында анда катнашучылар тармак оешмаларында коррупцияне кисәтү чаралары турында фикер алыштылар, коллегалары белән тәҗрибә уртаклаштылар һәм бу теманы массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләләрен карадылар.

Чарада коррупциягә каршы көрәштә катнашкан министрлыкларның җаваплы затлары: Цифрлы үсеш министрлыгының эшләр идарәчесе Рәмис Галимов; Цифрлы үсеш министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Светлана Афанасьева, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Артур Кириченко, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегенең баш белгече Регина Шакирова һәм башкалар катнашты.

"Коррупция икътисадның барлык тармакларын үстерү өчен киртә булып тора, ул дәүләт һәм иҗтимагый куркынычсызлыкка төп куркыныч янаучы дипп танылган, - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары Илья Начвин, семинар-киңәшмәне ачып, - Коррупция дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең абруена зыян китерә, эшкуарлык үсешенә, дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга киртә була. Коррупциягә каршы тору барлык дәүләт хакимияте органнары, учреждениеләре, оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр һәм яшьләр хәрәкәтләре өчен иң актуаль юнәлешләрнең берсе булып кала".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International