Сбербанк Татарстанда ИТ-ипотекага 151 гариза кабул иткән

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Саклык банкының Идел-Нократ банкы хезмәт күрсәтүче төбәкләрендә яңа ташламалы программа старт алган көннән бирле 500 кеше ипотека алу өчен документлар тапшырган, Татарстанда гаризалар саны 151 данә тәшкил иткән, дип хәбәр итте банк матбугат хезмәте.

Гаризалар 27 апрельдә кабул ителә башлады, хәзер аларны карау бара. Иң беренче IT-кредит Санкт-Петербургта 4,9 млн сум күләмендә бирелгән, 36 айга һәм 4,7% ставкага белән.

Программа торакны беренчел базарда сатып алынуын күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International