МЦК-КТИТС та 9-12 яшьлек балалар өчен интеллектуаль роботлаштырылган системалар буенча региональ чемпионатта катнашу өчен гаризалар кабул итү кампаниясе башланды.
2022 елның 31 маена кадәр, сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
Ярышлар Цифрлаштыру елы кысаларында «IT-cube» ИТ-иҗат балалар үзәге базасында 2022 елның 4 июнендә 10:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Бари Галиев ур., 3а йорт (Совет мәйданы).
Балалар «Робот-Сумо» һәм «Траектория буенча хәрәкәт» номинацияләрендә көчләрен сынап карый алалар.