Татарстанда даруларны электрон рецептлар буенча сата башлыйллар

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика территориясендә «Электрон рецепт» сервисын гамәлгә кертү турындагы карарны имзалады. Карар нигезендә, хәзер Татарстанда электрон рецептлар кәгазь белән бер үк вакытта биреләчәк. Алар буенча даруханәләрдә дарулар сатып алырга мөмкин булачак.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында 2023 ел ахырына кадәр илнең барлык даруханәләре һәм дәвалау учреждениеләре электрон рецептлар системасына тоташырга тиеш. Илнең берничә төбәгендә электрон рецепт пилот сыйфатында гамәлдә инде, мәсәлән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир һәм Белгород өлкәләрендә.

Татарстан Республикасында хәзерге вакытта электрон рецептлар системасын гамәлгә ашыру өчен әзерлек эшләре тәмамланган. Тәҗрибә бар: 10 ел инде Татарстанда ташламалы рецептның электрон өземтәсе һәм шифрланган элемтә каналлары буенча даруханәләргә җибәрү эшли.

Яңа системаның эш алгоритмы катлаулы түгел: кабул иткәндә табиб электрон рецепт яза, аны пациентның медицина документациясенә кертә; рецепт пациентның смартфонындагы кушымтада күрсәтелә; язып бирелгән медикаментларны сатып алу өчен даруханә провизорына QR-кодын күрсәтү дә җитә.

Кирәк булганда пациентлар кәгазьдә электрон рецептның өстәмә нөсхәсен ала алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International