Быел Татарстанның 52 мәктәбе тиз йөрешле Wi-Fi белән җиһазландырылачак. Бу хакта «Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге» ДКУнең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге башлыгы Булат Габдрахманов сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, «Цифрлы белем бирү мохите» федераль программасы ярдәмендә Татарстанда «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә 100% мәктәп җепселле-оптик элемтәгә тоташтырылган. Бу максатларга 2019-2021 елларда 245 млн сум акча бүлеп бирелгән, шуларның 81% ы Россия бюджетыннан бүлеп бирелгән.