18 майда «Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр» вебинары үткәрелә

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Kazan Digital Week-2022 халыкара форумына әзерлек кысаларында 2022 елның 18 маенда 10:00 сәгатьтә «Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр» юнәлеше буенча вебинар узачак.

Цифрлы технологияләрдән башка бүген сыйфатлы белем бирә ала торган заманча мәктәп, техникум яки югары уку йортын күз алдына да китереп булмый. Әмма шуны аңларга кирәк, цифрлы белем бирү мохите - традицион мәгариф системасына ярдәм итәргә һәм аны тулыландырырга тиешле корал.

Ахыр чиктә, мәгарифтә гамәлгә ашырыла торган барлык ИТ-проектлар мәгариф оешмаларының цифрлы тигезсезлеген бетерүгә, верификацияләнгән цифрлы белем бирү контентына керү мөмкинлеген булдыруга һәм иң мөһиме - аның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәргә тиеш.

Вебинар барышында мәгариф процессына заманча ИТ-технологияләрне кертүнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук цифрлы трансформация проблемалары һәм өндәмәләре турында фикер алышачаклар.

Катнашырга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International