Цифрлы үсеш министры Зеленодольск укучылары өчен цифрлы дәрес үткәрәчәк

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

17 майда «ТР Зеленодольск муниципаль районының А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицей» МББУда ясалма интеллектка һәм Татарстанда Цифрлаштыру елына багышланган Цифрлы дәрес узачак.

Айрат Хәйруллин Татарстанда Цифрлаштыру елы һәм ясалма интеллект технологияләре турында сөйләячәк.
 
2022 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында республикада «Цифрлы дәресләр» үткәрелә. Дәресләр ярдәмендә укучылар компьютер грамоталылыгын арттырырга һәм социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту нормаларын өйрәнә алалар. Проектта республиканың 1,4 мең мәктәбе катнаша.
 
Цифрлы дәресләрендә Татарстан мәктәпләреннән 1-11 сыйныф укучылары икътисад тармакларын цифрлаштыру, ИТ-һөнәрләр, кибербуллингка каршы тору һәм технологияләр белән бәйле башка темалар турында фикер алышалар. Укучылар өчен дәресләрне ай саен цифрлы трансформация өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар үткәрә. Проектта 32 цифрлы трансформация җитәкчесе һәм республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары вәкилләре катнашты. Аларның һәркайсы үзенә беркетелгән районда дәрес үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International