Россиялеләргә тышкы чикләүләр шартларныда дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән ярдәм чараларын сайлауда ярдәм итәчәк Навигатор РФ Хөкүмәт сайтында эшли башлады. Ул анкета рәвешендә төзелгән һәм санкцияләр шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүгә багышланган бүлектә урнаштырылган.
Шулай итеп, гражданнар 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләрне яки ташламалы ипотеканы ничек рәсмиләштерергә, социаль контракттан яки кредит каникулларыннан файдаланырга, яңадан укырга яки гамәлдән чыгарылган рейсларга авиабилетлар өчен акчаны кире кайтарырга мөмкин.
Эшкуарлар өчен Россиядә бизнесны тикшерү өчен гамәлдәге мораторий, иминият взносларын түләү буенча кичектерү, төрле тармак вәкилләре өчен ташламалы кредитлар һәм грантлар, амнистиянең яңа этабы шартлары турында мәгълүматлар бар.
Яңа карарлар кабул ителгән саен, Хөкүмәт сайтында мәгълүмати бүлекнең эчтәлеге оператив рәвештә яңартыла.