Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев Татарстанда алдынгы инженер мәктәпләре булдыру проектларын сайлап алуда катнашты
12 майда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты базасында алдынгы инженер мәктәпләрен сайлап алу чарасы узды. Үз проектларын Татарстанның дүрт югары уку йорты — Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан (Идел буе) университеты, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университеты һәм Иннополис Университеты тәкъдим итте.
Алдынгы инженер мәктәпләрен булдыру Россия Хөкүмәтенең 42 стратегик инициативасына керә. «Алдынгы инженер мәктәпләре» федераль проектының максаты – ил икътисадының югары җитештерүчән, экспорт юнәлешле секторы өчен кадрлар әзерләү. 2030 елга югары уку йортлары базасында Россия тимер юллары, Росатом, Ростех, "Иркут" корпорациясе һәм башкалар кебек югары технологияле компанияләр белән партнерлыкта 30 мәктәп төзү планлаштырыла.