4 майда Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары «Юнармия» бөтенроссия хәрби-патриотик балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәте сафларын тулыландырдылар.
Яшүсмерләр Ватанга һәм армия кардәшлегенә тугрылык өчен ант бирделәр. Тантаналы рәвештә таныклыклар тапшырганнан соң, Россия юнармиячеләр статусын алдылар.
Таныклыкларны «Юнармия» төбәк хәрби-диңгез флоты штабы начальнигы, запастагы генерал-майор Александр Бородин һәм «Таттелеком» ГАҖ директоры урынбасары, полиция генерал-майоры Рафил Ногманов тапшырдылар.