"Цифрлы дәресләр"дә Татарстан мәктәпләреннән 1-11 сыйныф укучылары актуаль ИТ-темалар буенча фикер алышалар: икътисад тармакларын цифрлаштыру, цифрлы һөнәрләр, кибербуллингка каршы көрәш һәм башкалар. Мәктәп укучылары өчен дәресләрне республика хакимияте вәкилләре һәм эре ИТ-компанияләр җитәкчеләре үткәрә.
"2022 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан игълан ителгән Цифрлаштыру елы кысаларында төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен ай саен "Цифрлы дәресләр" үткәрелә. Фәнне тирәнтен өйрәнүле ИТ-сыйныфларда гына түгел, ә республиканың барлык мәктәп укучыларында да информатика һәм цифрлы технологияләр белән кызыксынуны үстерергә һәм сакларга кирәк", – дип саный ТР Цифрлы үсеш министрлыгының IT-җәмәгатьчелек үсеше секторы мөдире Марианна Карманова.
Республика проекты мәктәп укучыларында цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен формалаштыру, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә балаларга алдан профориентация бирү максатларында үткәрелә. "Цифрлы дәрес" - мәктәп партасыннан балаларга гадәти гаджетлар ярдәмендә яңа белемнәр һәм күнекмәләр алырга ярдәм итүче нәтиҗәле корал. Проектта республиканың 1400ләп мәктәбе катнаша. Март аенда дәресләрдә 280 меңнән артык укучы катнашты.
"Проектта барлыгы 32 цифрлы трансформация җитәкчесе һәм республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары вәкилләре катнаша. Аларның һәркайсы ай саен үзләренә беркетелгән муниципаль районда төрле мәктәпләрдә дәрес үткәрә», – дип билгеләп үтте Карманова.
"Проектның максаты – бөтен илне цифрлаштыру кысаларында, балалар яңа тенденцияләрне аңласынна өчен, кадрлар әзерләү", – дип өстәде Марианна Карманова.
Татарстанда "Цифрлы дәресләре" "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм программасының "Цифрлы икътисад өчен кадрлар" төбәк проекты кысаларында үткәрелә.