ИТ-паркта Радио һәм элемтә көненә багышланган гаиләләр өчен чара узачак

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

7 майда 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Казан ИТ-паркы территориясендә беренче тапкыр Радио һәм элемтә көненә багышланган гаиләләр өчен чара узачак. Ул Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында узачак.

Радио һәм элемтә көне Россиядә ел саен билгеләп үтелә. Технопарктагы чараның максаты - балаларның һәм ата-аналарның игътибарын радиотапшырулар өлкәсендә заманча технологияләргә җәлеп итү. Әмма иң мөһиме - һәр катнашучы бу технологияләрне гамәлдә күрә алачак.

Чара кунакларына интерактив күңел ачу-белем бирү программасы тәкъдим ителәчәк, ул хәзерге дөньяда радиоформатның актуальлеген, элемтә технологияләрен үстерү һәм аларны төрле өлкәләрдә куллану мөмкинлеген күрсәтәчәк. 

Балалар һәм ата-аналар өчен урам территориясендә һәм ИТ-парк холлында мәйданчыклар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International