МЦК-КТИТС һәм Татарстан Почтасы хезмәттәшлекне киңәйтү турында килештеләр

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Бүген Казан мәгълүмати технологияләр  һәм элемтә техникумында "Россия почтасы" АҖнең "Татарстан Почтасы" федераль почта элемтәсе идарәсенең яңа директоры Илнур Мәхмүтов булды. 

Ул почта элемтәсен өйрәнү сыйныфлары белән танышты һәм махсус дисциплиналар укытучылары белән очрашты, дип хәбәр итә техникумның матбугат хезмәте.

Техникум директоры Юрий Багров һәм Илнур Мәхмүтов почта элемтәсе эш урыннарын гамәлгә ашыру өчен махсус программа белән тәэмин итүне яңарту һәм "Татарстан почтасы" белән "МЦК-КТИТС" ДАҺБУ арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул кую турында килештеләр.

Моннан тыш, май аенда Илнур Мәхмүтов техникум студентлары өчен Татарстанда почта элемтәсен үстерү турында мастер-класс үткәрергә вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International