Айрат Хәйруллин «Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр» вебинарында катнашачак

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

27 апрельдә 10:00 сәгатьтә «Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр» юнәлеше буенча вебинар узачак. Чара Kazan Digital Week форумы алдыннан узачак.​

Бүген ИТ-технологияләр дәүләт органнарына җәмгыять белән турыдан-туры элемтәдә торырга мөмкинлек бирә торган дәрәҗәгә җитте. Шәһәрдәге хәлләрне реаль вакыт режимында күзәтеп торырга, үсешне фаразларга һәм гражданнар белән бергә халыкның тормыш сыйфатын яхшырту ысулларын билгеләргә мөмкин.

Дискуссиянең модераторы: Миңнеханов Рифкать Нургали улы - техник фәннәр докторы, профессор, «Интеллектуаль транспорт системалары» кафедрасы мөдире, КНИТУ-КАИ, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ директоры, ТР Цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясе Советы Рәисе.

Спикерлар:

Хәйруллин Айрат Ринат улы - Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры; «Татарстан Республикасының цифрлы проектлары»;
Пелевин Олег Владимирович - Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары; «Югары вазыйфаи затларның нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре декомпозициясе»;
Мусаев Руслан Әмирах улы - Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш буенча урынбасары, «Ситуацион үзәк - Алабуга муниципаль районы»;
Филиппов Леонид Сергеевич - «Innostage» ДК бизнес-карарлар департаменты проектлары җитәкчесе, «Ситуацион үзәк» платформасы базасында ситуацион модельләштерүнең хәзерге заман бурычлары турында»
Вебинарда YouTube сылтамасы буенча катнашырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International