ИТ-паркта «Яшьләргә эш» форумы ачылды

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Бүген ИТ-паркта «Яшьләргә эш» II Республика яшьләр мәгариф форумы уза.

Форум яшьләрне хезмәт белән тәэмин итү өчен шартлар булдыруга, иң яхшы тәҗрибәләрне һәм эшкә урнашу рәвешләрен алга этәрүгә юнәлдерелгән.

Форум эшендә эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәте вәкилләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында яшьләрне эш белән тәэмин итү буенча проектларның иҗтимагый координаторлары, студентлар катнаша.

15: 00гә кадәр вакансияләр маркеты, эш бирүчеләр вәкилләре белән консультация мәйданчыклары, партнерлардан тематик зоналар эшләячәк.

Яшьләр өчен вакансияләрне Татарстанның һәм Россиянең алдынгы компанияләре тәкъдим итәчәк, алар арасында «ПОЗИС» АҖ, «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ, KazanExpress, Макдональдс, Казан вагон участогы «ФПК» АҖ Горький филиалы, «БИНХАРТС» ҖЧҖ, «Казан талантлар ачык университеты 2.0» АКБО, «Сафьян» АҖ, «Ernst & Young» бизнес академиясе, «Кидспейс» балалар шәһәре, «DoDo pizza» пиццерийлар челтәре һ. б. бар.

  • "Сәнәгать предприятиеләрендә яшьләр. Корпоратив карьера үсеше" темасына түгәрәк өстәл уза.
  • 2022 елга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының «Яшьләрне эшкә урнаштыру системасын үстерү» дигән ачык максат турында фикер алышу буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак.
  • Татарстан Республикасында студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтен үстерү һәм аңа ярдәм итү мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы утырышы узачак.
  • Россия "Белем" җәмгыяте һәм "Россия Студентлар отрядлары" бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую планлаштырыла.
  • "Яшьләргә эш" порталын тәкъдир итү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International