29 һәм 30 апрельдә Казанда Russia Open Source IT-саммит узачак – 2022 елда ачык код нигезендә эшләнмәләр үсеше темасына багышланган чаралар сериясенең беренчесе. Катнашу өчен ИТ-компанияләр һәм ачык лицензияле программа белән тәэмин итүне үстерергә теләгән белгечләр чакырыла. Чарага бару бушлай, алдан теркәлү кирәк.
"Россия Федерациясе социаль-икътисади үсешенең максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссиянең эшче төркеме утырышы булды. Бу темалар, хосусый компанияләрдә һәм дәүләт органнарында OSS-чишелешләрне гамәлгә кертү кебек үк, ачык код нигезендә проектларга ярдәм итү Казандагы тармак саммитында дә үзәккә куелачак", – дип сөйләде РФ цфрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Паршин.
Чара гибрид форматта узачак: көндез Казан ИТ-паркында, шулай ук онлайн платформада - https://russiaos.ru сайтында.
"Казан быел Russia Open Source IT-саммиты узачак беренче төбәк итеп сайлануы безнең өчен мәртәбәле. Татарстан цифрлы төбәк буларак кабул итүче як булырга һәм шул рәвешле Россиядә Open Source темасын үстерергә бик шат. Саммит программасы эксперт сессияләре белән генә түгел, ә ачык код нигезендә эшләнмәләр үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышуга ит-җәмәгатьчелекне максималь рәвештә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә торган интерактив форматлардан да гыйбарәт", – дип билгеләде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов.
"2022 ел бездә Цифрлаштыру елы дип игълан ителүе аеруча мөһим. Цифрлаштыру һәм бизнеска Open Source-технологияләрнең үтеп керүе - өзелмәс процесс. 2026 елда компанияләрнең 90% тан артыгы ачык программа тәэминатын кулланачак. Мин ышанам, әлеге чара Татарстан ит-белгечләренә файдалы булачак һәм тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мәйданчык булачак", – дип өстәде Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.
Russia Open Source чаралары сериясе РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә үтә. Саммитны оештыручы-мәгълүмати технологияләрне үстерүнең Россия фонды.