20 апрельдә «КЦК-КТИТС» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе территориясендә «Абилимпикс» инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатының «Веб-эшләнмәләр (Программалаштыру)» компетенциясе буенча ярышлары узды.
Катнашучылар алдында «Абилимпикс» хәрәкәте партнерларының Координацион советы җитәкчесе Светлана Ганиева чыгыш ясады, аларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Региональ чемпионатның чираттагы этабы 24 майда узачак, катнашучылар «Мәгълүмати куркынычсызлык» компетенциясендә ярышачаклар, дип хәбәр итә техникумның матбугат хезмәте.