Быел Карталар фестивалендә Россиянең 24 төбәгеннән 37 торак пункт командасы катнашты. Конкурска 128 карта җибәрелгән иде, алар 228 дән артык кеше иҗат иткән иде.
Конкурсның партнерлары - Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр), Өстәмә белем бирү һәм балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча федераль үзәк, ТР Цифрлы үсеш министрлыгы «КАМАЗ» ГАҖ.
Чаллы командасы 5-7 сыйныф укучылары арасында «Мәктәп укучыларының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы картасы» эше белән «Иң яхшы тикшеренү эше» номинациясендә 1 урынны яулады.