Мөмкинлекләре чикләнгән ИТ белгечләр «Челтәрле һәм системалы идарә итү» компетенциясендә ярыштылар

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

15 апрельдә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты ачылды. 

Конференцияләр залында тантаналы рәвештә чемпионатны ачтылар. Аннары техникумның тренировкалар полигоны территориясендә «Челтәрле һәм системалы идарә итү» компетенциясе буенча ярышлар программасы башланды.

Ярышларда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук эшләүче белгечләр катнашты.

Чемпионат ярдәмендә барысы да «чиксез мөмкинлекләре» булган кешеләр барлыгына инанды, ә техникум территориясендә шартлар барлык категориядәге гражданнар өчен дә белем алу мөмкинлеген тәэмин итә, дип хәбәр итә мәгариф учреждениесенең матбугат хезмәте.

20 апрельдә техникумда «Веб-эшләнмә (программалаштыру)» компетенциясе буенча инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International