Бүген РФ Дәүләт хезмәтләрендә ИТ-компанияләр хезмәткәрләре өчен армиядән кичектерүгә гаризалар кабул итү башлана

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Армиядән кичектерүгә аккредитацияләнгән ИТ-компанияләр хезмәткәрләре генә дәгъва итә ала.

Эш белән тәэмин итүчеләр 19 апрельдән Дәүләт хезмәтләрендә гариза бирә ала. Алар өчен махсус инструкция эшләнгән.

Хезмәткәрне исемлеккә кертү өчен шартлар:

  • РФ гражданлыгы;
  • 18дән 27 яшькә кадәр;
  • хезмәт килешүе нигезендә эшләү;
  • эш көненең нормаль дәвамлылыгы;
  • вакытлыча кичектерелүчеләр исемлегеннән белгечлек буенча югары белемле булу;
  • хезмәткәр аккредитацияләнгән компанияләрдә 11 айдан да ким булмаган чорда 2021 елның 1 апреленнән 2022 елның 1 апреленә кадәр эшләве яки уку тәмамланганнан соң ел дәвамында эшкә урнашкан булуы.

Формага хезмәткәрләрнең түбәндәге мәгълүматларын кертергә кирәк булачак:

  • ФИО;
  • туган көне һәм урыны;
  • СНИЛС;
  • яшәү урыны;
  • югары уку йортының исеме һәм чыгарылыш датасы;
  • диплом номеры;
  • белгечлек;
  • аккредитацияләнгән компаниядә эш стажы;
  • хезмәткәр исәптә торучы хәрби комиссариат.

Дәүләт хезмәтләрендә гаризалар 1 майга кадәр кабул ителәчәк. 1 июньнән соң чакырылыш комиссиясе кичектерү буенча карарлар кабул итә башлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International