ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар 2023 елда төзекләндереләчәк парклар һәм ишегалларны сайлый алалар

2022 елның 15 апреле, җомга

Татарстанда 2023 елда төзекләндереләчәк ишегаллары, парклар һәм скверлар өчен тавыш бирү башланды. Тавыш  бирүдә 30 майга кадәр республиканың Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар катнаша ала.

Тавыш бирерү өчен сылтамага күчегез.

Быел беренче тапкыр 14 яшьләре тулган татарстанлылар тавыш бирә алачак.

Республика халкы «Безнең ишегалды» программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 200 ишегалды сайлый алачак. Сораштыруда Татарстанның 3 087 ишегалды территориясе катнашачак.

Моннан тыш, татарстанлылар киләсе елда төзекләндерелергә тиешле парклар, скверлар һәм яр буйлары өчен тавыш бирә алалар. Сайлау өчен 204 иҗтимагый киңлек бар, аларның 27 се Казанда урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International