Татарстанда IZUM видеоконференцияләрне планлаштыру һәм уздыру платформасын чыгардылар

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге видеоконференцияләрне планлаштыру һәм уздыру өчен платформа булдырды, ул чит илнең Zoom платформасын алыштыра ала.

ФСТЭК күрсәтмәсе нигезендә дәүләт хакимияте органнарында чит илдә җитештерелгән видеоконференцэлемтә сервисларын кулланырга киңәш ителми. Бүген IZUM платформасына ТР Министрлар Кабинеты Аппараты һәм Татарстанның кайбер министрлыклары күчте. IZUM аша оештырылган конференциядә бер үк вакытта 10 меңнән 9 меңгә кадәр кеше катнаша ала. 

Сервис өстәмә җиһазлар таләп итми. Киңәшмәдә катнашучыларны махсус программа урнаштырмыйча гына тоташтырырга мөмкин. IZUMның iOS һәм Андроид җайланмалары өчен мобиль версиясе бар. Моннан тыш, бу интерфейсын телен татар теленә үзгәртергә мөмкинлек бирүче бердәнбер сервис. Шәхси мәгълүматларны һәм язмаларны саклау Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең якланган серверларында башкарыла. 

Татарстан эшләнмәсе Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәттә теркәлгән. 

Сервиска язылу түләүле. Татарстан продукты белән Россия Федерациясенең тугыз субъекты кызыксына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International