15 апрельдә «КЦК-КТИТС» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе «Абилимпикс» инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты мәйданнарының берсенә әвереләчәк, дип хәбәр итә мәгариф учреждениесенең матбугат хезмәте. Катнашучылар ИТ-компетенцияләр буенча ярышачаклар.
8:30 сәгатьтә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының конференц-залында чемпионатның рәсми ачылу тантанасы уза. 9:00 сәгатьтә "Челтәрле һәм системалы идарә итү" компетенциясе буенча ярышлар программасы башлана.