Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы телекоммуникация тармагы предприятиеләре вәкилләрен җитештерү практикаларының кураторлары һәм чыгарылыш квалификация эшләренең җитәкчеләре булырга чакыра, дип хәбәр итте уку йортының матбугат хезмәте.
Техникум ИТ-базар белгечләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Әйтик, "Автоматлаштырылган системаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү" белгечлеге буенча укучы 430 һәм 431 төркем студентларының чыгарылыш квалификация эшләре җитәкчесе итеп "ЭР-Телеком Холдинг" АҖнең Татарстан Республикасындагы төбәкара филиалы директоры Рамил Гарифуллин билгеләнде.
Хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча директорның укыту эшләре буенча урынбасары Тимофеева Оксана Сергеевна 8 (843) 203-55-55 (өстәмә 106) телефоны яисә Oksana.Ser.Timofeeva@tatar.ru электрон почтасы аша буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.